“Хазина Тур” белән “Күңелле сәяхәт”кә!

Комил Сираҗетдинов җиңүчеләр Резеда Мәһәдиева, Тимур Ганиев һәм аның әнисе Лилия белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Кызыл таң” гәзите сайтында оештырылган беренче фотоконкурска йомгак ясалды.
Мәгълүм булуынча, былтыр көз “Кызыл таң” гәзите “Хазина Тур” туристик операторы белән берлектә “Күңелле сәяхәт” фотоконкурсы игълан иткән иде. Анда “Кызыл таң”га язылучылар катнаша алды. Фоторәсемнәр konkurs.kiziltan.ru сайтында урнаш­тырылды. Җиңүчеләрне катнашучылар үзләре ачыклады. Катнашучыларга дүрт айда сигез меңгә якын тавыш бирелде. Иң күп тавыш җыючылар җиңеп чыкты. Призлы урын яулаучыларны бүләкләү тантанасы шушы көннәрдә гәзит редакциясендә үтте.
— Җиңүчеләрне ихлас тәбриклим! — диде “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. — Сайт кысасында “Кызыл таң” тарихында беренче тапкыр оештырылган бәйгедә катнашкан башкалар да төшенкелеккә бирелмәсен. Мондый конкурслар киләчәктә дә үткәреләчәк. Билгеле, катнашу, уңышка ирешү өчен “Кызыл таң”ны алдырып, һәр санын укып бару таләп ителә. Киләчәктә дә безнең белән дус булып калыгыз!
— 70 меңнән артык туристны хезмәтләндердек, — диде “Хазина Тур” туристик операторы җитәкчесе Комил Сираҗет­динов. — Безгә бу максатка ирешергә киңкүләм мәгълүмат чаралары да ярдәм итә. Шуңа күрә “Хазина Тур” белән “Кызыл таң”ның хезмәттәшлеге киләчәктә дә өзелмәячәк. Димәк, бүген йомгак ясалган конкурс соңгысы булмаячак. Бәйгедә җиңүче­ләргә дә, катнашучы­ларга да уңышлар телим!
Бәйгедә Уфа гүзәле Резеда Мәһәдиева (2464 тавыш) җиңеп чыкты. Ул Казанга юллама белән бүләкләнде. Икенче урынны Дүртөйле шәһәреннән иң кечкенә катнашучы­лары­бызның берсе, алты яшьлек Тимур Ганиев (2062 тавыш) яулады. Черри помидорлары белән фотога төшкән егетебез редакциягә әнисе Лилия белән килде. Ул заманча кесә телефонына лаек булды. Өченче җиңүчебез, Илеш кызы Ирина Мәҗитова (2008 тавыш) бүләкләү тантанасына килә алмады. Аны редакциядә бүләген алырга көтеп калабыз.
Калган катнашучылар “Хазина Тур” туристик операторыннан ташламалы шартларда юлламалардан файдалана алачак. Моның өчен “Хазина Тур”га шалтыратып, “Кызыл таң” сүзен әйтү дә җитә.
Чара фикер алышу, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Источник: http://kiziltan.ru/raznoe/627-hazina-tur-beln-kelle-syahtk.html

Айдар ЗӘКИЕВ
Туры в Казань из Уфы | Туры в Екатеринбург из Уфы | Туры в Самару из Уфы | Туры из Уфы | Поездки в Казань | Туры по Башкирии
Позвоните нам прямо сейчас!