Башкортстанны дөньяга таныту мөһим

Комил Сиразетдинов читает газету Омет

Моңа эчке туризмны үстерү аша ирешеп була, ди “Хәзинә Тур” компаниясе җитәкчесе Комил Сираҗетдинов

Яңа елның беренче саныннан ук “Өмет” белән бергә” уенына йомгак ясауны көтә укучыларыбыз. Шулай булмый ни, яраткан гәзитеңне дә укып, җитмәсә, бер дигән бүләк тә отып куйсаң, шәп бит инде!

Уенда җиңүчеләргә бүләкләрне бу юлы да “Хәзинә Тур” компаниясе бирүе турында хәбәр иткән идек инде. 

 

Редакция почтасына килгән өмет-ышаныч белән тулы меңләгән хат арасыннан отучыларны билгеләргә дип, редакциягә компаниянең генераль директоры Комил Олим улы Сираҗетдинов үзе килде. 


Комил Олим улы “Өмет” гәзите укучыларына яхшы таныш. “Мин “Өмет” белән бергә үстем, аның рухында тәрбияләндем, ул тормышыма очкын бирүче булды.  Биредә минем беренче язмам дөнья күрде, гәзитнең “Яшь хәбәрче”се булдым”, дияргә ярата бу уңайдан Комил үзе дә. Форсаттан файдаланып, без аның белән республикада һәм Русиядә туризмның бүгенге үсеше, “Хәзинә Тур” компаниясенең эшчәнлеге, киләчәккә планнар турында да әңгәмәләшеп алырга өлгердек.

 

– Комил Олим улы, бүген сез “Өмет” белән бергә” уенында җиңүчеләрне билгеләдегез. Бәхетлеләр сөенә булыр, ә менә бүләк тәтемәгәннәргә ни дияр идегез?

– Яраткан гәзитеңнән бүләк оту сөенеч, тик иң зур шатлык – гәзитнең үзен уку дияр идем барлык дусларга. Тормыш дәвам итә, киләчәктә дә “Өмет”тән аерылмасагыз – бүләксез калмассыз, дуслар! Ә инде үзебезгә килгәндә, без бүләкләрнең кирәклесен, файдалыларын сайларга тырыштык, аларны кабул иткәннәр рәхәтләнеп игелеген күрерләр дип ышанабыз. 

 Тагын да бер бүләгебез: 2015 елда “Хәзинә Тур” компаниясеннән юллама сатып алучыларга, әгәр кулларында “Өмет” гәзитенә язылу турындагы квитанцияләре булса, 5 процент күләмендә ташлама ясаячакбыз.

–Без сезне, уңышлы эшкуар булу белән бергә,  милләтне, телне үстерүгә лаеклы өлеш кертүче кеше  дип тә беләбез...  

–Коммерция белән шөгыльләнү акча эшләүгә генә кайтып калырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Минемчә, теләсә нинди эш, бизнес халыкка, җәмгыятькә файда китерергә тиеш.

“Хәзинә Тур” компаниясе шактый ел инде хәйрия чараларында катнаша, мәдәният, мәгърифәтне үстерүгә өлеш кертә, балалар йортларына ярдәм күрсәтә. Яшь буын аша без киләчәкне кайгыртабыз: милләтебезне, традицияләребезне, телебезне саклауны максат итеп куябыз. 

–Бүген Башкортстанда адым саен турагентлык бюролары урнашкан, туроператорлар да шактый теркәлгән. Конкурентлык куркытмыймы?

–Туроператор белән турагентствоның аермасы хакында күпләр уйланмый да. Чынлыкта, турфирмалар юлламалар сату белән генә шөгыльләнә, ә туропреаторлар исә туристларның ял иткән вакытта туклануын-яшәвен, экскурсияләр оештыруны, транспорт мәшәкатьләрен үз өстенә ала, маршрутлар төзи. “Хәзинә-тур” – Русия эчендә ял оештыручы оператор буларак теркәлгән компания, безнең максат – халкыбызны илебезнең гүзәл урыннары белән таныштыру, кешеләргә лаеклы ял тәкъдим итү.

Безнең башкортстанлылар аеруча Казанга сәяхәт кылырга ярата. Соңгы елларда илдә Казан шәһәре белән конкурентлык итәргә сәләтле шәһәрләр санаулыдыр. Сорау ел әйләнәсенә югары булып кала килә. Шулай ук җәйләрен Абхазиягә, Адлерга, Анапа якларына сорау бихисап була. Безнең халык данлыклы Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт итәргә дә ярата.

Сочи да илнең данлыклы туристик шәһәре буларак танылу ала бара. Олимпиада уеннарыннан соң биредә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе чит илләрнекеннән ким  түгел, әлбәттә, хаклары да Куршtвельдәгедән азга гына калышадыр. Яңа ел алдыннан, мәсәлән, андагы кунакханәләрдә бар урыннар алынып беткән иде. Башкортстаннан да барып, ял итеп, бик ошатып кайтты туристларыбыз.

–Ә Казан шәһәре туристларны үзенә нәрсәсе белән шулкадәр җәлеп итә соң ?

–Ул бүген Русиядә иң зур кызыксыну тудырган туристик үзәкләрдән. Күптән түгел Русиянең популяр матбугат басмаларының берсе Казанны рейтинглык агентство буенча дөньяның туристик үзәкләре арасында 44 урынны били дип язып чыкты. Санкт-Петербург әлеге исемлектә нибары 67 урында тора икән. Ә Казан – данлыклы Париж белән бер тирәдә! Бу күп нәрсә турында сөйли, минемчә. 

–Аның дөнья күләмендә шундый танылу алуында туристлык индустриясенең дә өлеше юк түгелдер?

–Бу бер үк вакытта, бер үк урында күмәк тырышлык белән ирешелгән уңыш дияр идем мин моны. Күмәк көч – тау күтәрә диләрме әле? Бу эшне Татарстан җитәкчелеге башлаган, халык күтәреп алган, бизнес зур өлеш керткән, турфирмалар да шәһәрне рекламалауга көч салган. Казанның меңъеллык юбилеен киң колач белән билгеләү, Универсиада үткәрү, болар бар да бер максатка – шәһәрне дөнья күләмендә таныту өчен эшләнде .

–Башкортстан башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов республиканы киләчәктә туризм үзәге дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк дигән фикердә. Чынлап та, Башкортстанда табигать искиткеч матур. Ләкин, кызганычка каршы, бездә сервис дәрәҗәсе калыша, кыргый туризм гына “чәчәк ата” бугай...

–Бу юнәлештә без эшлибез, әлбәттә. “Хәзинә Тур” компаниясе, мәсәлән, Белореттагы “Абзак”, Әбҗәлилдәге – “Банное”,  ял үзәкләренә, Бөрҗәннең “Башкорт иле” “Капово Тур”, Краснокама һ.б. ял базаларына сәяхәтләр оештыра. Шүлгәнташ тыюлыгы тирәсендә берничә турбаза, кунакханәләр бар, ләкин ул якларга әле юл төзелеп бетмәве туристик хәрәкәтне үстерүгә аяк чала. Каршылык тудыручы факторларны тизрәк хәл иткәндә, алга китеш булыр иде. Киң колач салып эшләү, республиканы башка төбәкләргә, чит илләргә таныту өчен бездә инфраструктура җитеп бетми. Туризмны күтәрү өчен уңайлы кунакханәләр, туклану урыннары, заправкалау станцияләре якында булган заманча кемпинглар кирәк безгә. Ә  саллы инвестицияләр таләп итә. 

Рөстәм Зәки улының туризмны үстерергә кирәк дигән сүзләре бик урынлы, чөнки властьнең ярдәме булмаса, бу кадәр зур эшләрне коммерция структуралары гына ерып чыга алмаячак. Шул ук Казанны гына алыйк. Анда дәүләт сәясәте һәм бизнес тыгыз бәйләнештә эшләде. Мәсәлән, Кол-Шәриф мәчетен 1995 елда төзи башлаган иделәр, ә 2005 елга, Казанның 1000 еллык юбилеена тоташ шәһәрне төзекләндереп, зур кунакларны, күп-күп туристларны кабул итәрлек дәрәҗәдә әзерләп тә беттеләр. 

Башкортстанга килгәндә исә, безгә  табигать байлыкларыбызны күрсәтерлек актив туризмны үстерү кирәк. Ә табигатькә артык үзгәрешләр кертү кирәкми, минемчә. Әгәр  без үзенчәлекләребезне саклап калып,   туризмны милли элементларыбыз белән баетып һәм инфраструктураны Европа дәрәҗәсендә үстерә алсак, максатыбызга ирешербез дип уйлыйм. Моны, әлбәттә, берәр зур, истәлекле чара белән бәйләп, мәсәлән, ил күләмендә үткәрелүче тау чаңгысы чемпионатлары уздырып (моның өчен бездә мөмкинлекләр бар, шул ук Белорет районын гына алыйк) үстерәбез икән, тагын да уңышлырак булачак. Иң мөһиме,  йоклап ятмаска, тендерларда, ил, дөнья күләмендә үткәрелүче конкурсларда катнашырга кирәк.

–Моның өчен күп вакыт кирәгерме?

–Бергәләп алынганда, 5-10 ел  кирәк булыр дип уйлыйм. Бүген үк инде бу максатта эш алып барыла, тик әлегә тизлек, аңлашып эшләү җитешми кебек. Аннан шуны да әйтәсе килә, бездә туризм караган комитетлар, агентлыклар һ.б. алышынып кына тора. Минемчә, турагентлыклар, турфирмалар, шифаханәләр һ.б. җитәкчеләрен бергә туплаган координацион совет оештырып җибәргәндә, бар мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәндә, эшләр яхшырак тәгәрәр иде. Уйлап караганда, безнең Башкортстанда туризмны үстерү өчен бар мөмкинлекләр бар. Акчалы, туризмны үстерүгә үз өлешен кертергә әзер булган кешеләр дә җитәрлек. Аларны кызыксындыра белгәндә, киртәләр тудырмаганда бар да яхшы булачак.

–Быел республикада ШОС һәм БРИКС саммитлары узачак. Республика бу зур, мәгънәле чарадан ниләр отар дип уйлыйсыз?

–Мондый зур чаралар үткән шәһәрләрдән үрнәк алып, Уфабызда эшлекле туризмны үстерү мөмкинлеге ачыла. Дәрәҗәле кунакханәләр, конференция заллары бездә ил, дөнья дәрәҗәсендә узачак бизнес-форумнарны, конференцияләрне үткәрергә, шулай итеп Башкортстан данын еракларга танытырга, инвесторлар җәлеп итәргә мөмкинлек ачачак.

–Комил Олим улы, ә үзегезнең нинди җирләр күргәнегез, кайсы илләрдә булганыгыз бар?

–Узган ел Үзбәкстанда булып, аларда туризмны үстерүгә булган омтылышка сокланып кайттым. Анда экскурсия туризмы, шифаханәләр эше яхшы дәрәҗәдә куелган. Самарканд, Бохара, Хива шәһәрләрендә оештырылган маршрутлар аеруча кызыклы тоелды. Самарканд белән Ташкент арасында тизйөрешле поезд җибәргәннәр: ул 400 чакрым араны нибары 2 сәгатьтә уза! Үзбәкстан властьлары туристлар күбрәк килсен өчен барсын да эшли.

Шулай ук Гарәп Әмирлекләрендә – Дубайда булган бар. Исең китәр:  нибары 30-40 ел эчендә чүлләрдә гарәп әкияте төзергә өлгергән алар.

Прага шәһәренә туризм турында бездә мәгълүмат бик аз. Ә бит анда ял итәргә теләүчеләр бихисап. Мин барган көннәрдә анда Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакировлар ял итә иде, Иосиф Кобзон күренеп калды. “Карловы Вары” – Чехиянең данлыклы шифаханә-курорт зонасы. Аның минераль сулары безнең Красноусольск суыннан әллә ни үк шифалы түгелдер дип беләм. Ләкин алар үзләрен танытыр, туристлар үзләренә кат-кат әйләнеп килсеннәр өчен барсын да эшләгән: биредә рәхәтләнеп ял итәргә дә, дәваланырга да мөмкинлекләр зур. 

Германиядә булырга туры килгәне бар. Анда да туризм искиткеч югары дәрәҗәдә куелган, безгә алардан өйрәнергә дә өйрәнергә әле... 

Узган елда Башкортстанның рәсми делегациясе составында Кытайда булдым. Максатыбыз – аралашу, эшлекле аралашуларны киңәйтү иде. Без булырга туры килгән Няньчан һәм Чунцин – провинциаль  шәһәрләрдән исәпләнә. Аларның берсендә – 5,5 миллион, икенчесендә 7 миллион чамасы кеше яши. Инфраструктурага килгәндә, 60-70шәр катлы искиткеч матур биналар күп, шәһәр тулы чит ил машиналары. Анда социализм принциплары буенча яшиләр: урлашу, эшләмичә тик яту юк, тәртип искиткеч дәрәҗәдә куелган. Күпме җирдә булдык – беркайда да ташландык предприятиеләр  күрмәдек. 

–Бүген кризис сүзе күңелләргә шом сала. Ничек уйлыйсыз, ул туризм өлкәсенә зур зыян китермәсме?

–Кризис тәэсир итми калмаячак, билгеле. Чөнки кеше тәү чиратта ашау-киенү, бала укыту турында уйлый. Аннан соң гына ял итү турында фикерли башлый ул. Ләкин безнең халык хәзер ял итүнең тәмен белә, шулай булгач, аннан баш тартыр дип уйламыйм. Аннары, Европа, АКШ белән булган соңгы көннәрдәге мөнәсәбәтләр эчке туризмның үсешенә уңай тәэсир ясар дип ышанам. Ә бит безнең Русиядә, шул ук Башкортстаныбызда, рәхәтләнеп ял итәр өчен күпме  илаһи урыннар бар?! Исеме бар дөньяга билгеле Байкал күлен генә алыйк. Анда ял итеп кайту турында күпләр хыялланадыр. Ләкин  юлның ераклыгы, хакларның кыйммәтлеге куркыта. “Хәзинә Тур” компаниясе сезгә хыялларыгызны чынга ашырырга мөмкинлекләр ача: эконом-класс  белән гүзәл Байкал табигатендә ял итеп кайту нибары 15-20 меңгә төшәчәк!

–“Өмет” укучыларына теләкләрегез?

–Яңа туган куй елы халкыбыз өчен уңышлы ел булыр дип ышанам. Яңа елда яңа гаиләләр күбрәк тусын, сабыйлар күбрәк дөньяга килсен, яшьләр исә күңелләренә якын булган эшле булсыннар иде. Бүген кемнәндер-кайдандыр көтеп ята торган заман түгел, үз көчегезгә ышанып, максатларыгызны чын итү өчен тырышыгыз, дуслар!

Бу юлы “Өмет” белән бергә” уенында бүләк откан бәхетлеләр: 

 

*Чакмагыш районы Аблай авылыннан Л.Мөхәммәтҗанова (микродулкынлы мич);

*Нуриман районы Нимесләр авылыннан И. Хәбирова (фен);

*Федоровка районы Юрмаш авылыннан Р. Хәмитова (кәрәзле телефон);

*Дүртөйле шәһәреннән Якуповлар гаиләсе (чәйнек).

 

2015 ел өчен “Өмет” гәзитен иң күп яздыртучы  почтамтка  вәгъдә иткән бүләгебез турында. 

Нәтиҗәләр буенча әлеге ярышта Дүртөйле берләштерелгән почтамты җиңеп чыкты. Алар 3514 гаиләгә “Өмет”гәзите яздырган.

Почтамт начальнигы Әнзәм Әдхәм улы Сәитов әйтүенчә, һәм без дә ул сүзләргә кушылабыз,   “Өмет” белән дуслык гәзит чыга башлаганнан бирле дәвам итә. 

–Без юллама оту өчен генә тырышмадык, ләкин бүләк оту күңелле булды, – ди Әнзәм Әдхәм улы елмаеп. – “Өмет”кә, берлектә махсус бүләк – Казан шәһәренә юллама бүләк итүче “Хәзинә-тур” компаниясенә зур рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә, гүзәл нәтиҗәләргә ирешергә язсын!

 

Редакциядән: Форсаттан файдаланып, без шулай ук “Өмет”кә яздыруда матур нәтиҗәләргә ирешкән Борай (2304 данә) һәм Чакмагыш (2238 данә) почтамтларына да рәхмәт белдерәбез, хезмәтләрендә уңышлар телибез.   

http://omet-rb.ru/568-priz

Туры в Казань из Уфы | Туры в Екатеринбург из Уфы | Туры в Самару из Уфы | Туры из Уфы | Поездки в Казань | Туры по Башкирии
Позвоните нам прямо сейчас!